Җәйге чор балалар өчен елның иң гүзәл вакыты. Җәй көне кояшка һәм җылы көннәргә сөенергә, сәяхәтләргә, походларга, экскурсияләргә чыгарга мөмкин.
16 июль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Туган як сукмаклары буйлап» дип исемлэнгэн танып-белү һәм мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Балалар табигатьнең матурлыгына сокланып карадылар, агач һәм куакларны кабыкның төсе һәм өслеге, яфракларының формасы һәм зурлыгы, җимеш һәм орлыклары буенча аера белергә өйрәнделәр. Табигать авазларына колак салдылар. Балаларда кырмыскаларны күзәтү зур кызыксыну уятты. Тагын төрле уеннар уйнадылар, теләүчеләр шатланып коендылар. Экскурсия барышында балалар үсемлекләрнең әһәмияте турында күп белделәр: агачлар, куаклар һәм үләннәр һаваны чистарта, кешеләрнең сәламәтлеген саклый, ә кешеләр аларның сакланышы турында кайгыртырга тиеш. Экскурсия кызыклы, эчтэлекле булды. Арыган, ләкин бик канәгать һәм бәхетле балалар яңа хисләр һәм тәэсирләр белән авылга кайттылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }