«Күңелле велоузышлар»

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Яхшы һава торышы, яхшы кәеф, велосипедлар һәм дуслар - актив һәм файдалы ял итү өчен тагын нәрсә кирәк?!

12 июль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелле велоузышлар»уен программасын әзерләделәр һәм үткәрделәр. Велосипедта узышу балалар һәм яшьләр арасында бик популяр. Балалар табигать өчен зарарсыз һәм сәламәтлек өчен файдалы бу искиткеч транспорт чарасының тарихы белән таныштылар, велосипедчылар һәм җәяүлеләр белергә тиешле юл билгеләрен искә төшерделәр. Танып-белү әңгәмәсеннән соң балалар велосипедта «Тизлеккә ярыш», «Иң озын юл», «Жиңә алмаслык юл»кебек спорт ярышларында катнаштылар.

Чара азагында балалар истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар белән бүләкләнделәр. Ә велоузышта катнашучылар алган драйв һәркемнең хәтерендә озакка сакланачак!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International