"Ромашковое счастье"-концерт

2025 елның 8 июле, сишәмбе

8 июль көнне Сула авыл клубы мәйданында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Ромашковое счастье» исемле бәйрәм концерты булды.Концерт Курсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм китапханә мөдире белән берлектә оештырылды. Бу бәйрәмнең символы - гади кыр чәчәге-ромашка. Тыйнак булса да, ромашка җәй уртасындагы кояшны гәүдәләндерә. Ромашканың романтиклар чәчәге икәнен дә онытмаска кирәк. Русьта элек – электән ромашкада: «Ярата-яратмый», - дип пышылдый-пышылдый багалар иде. Ромашка күптән инде бәйрәмнең назлы символына әверелде. Һәм бу очраклы түгел: ап-ак таҗ яфраклары күңелне нечкәртә торган чисталыкны һәм назлылыкны гәүдәләндерә, ә чәчәкнең сары уртасы кояшка охшаган, кояшның җылысы таҗ яфракларын ныклы семьяга берләштерә. Шул сәбәпле ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең алыштыргысыз атрибутына әверелде.Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан энергия алдылар, чын күңелдән ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International