Патриотик акция "Хэтер шэме"

2025 елның 22 июне, якшәмбе

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме»патриотик акциясе узды.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты, билиотека, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, авыл халкы, балалар һәм үзешчәннәр килгән иде. Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган миллионлаган совет солдатлары истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Бу тыныч яктылык халкыбыз кылган батырлык өчен мәңгелек кайгы һәм чиксез рәхмәт символына әверелде.

Нәкъ 84 ел элек немец-фашист илбасарлары безнең илгә мәкерле һөҗүм иткәннәр. Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә төзәлмәс яралар калдырды. Гаҗәеп ныклык һәм батырлык күрсәткән ата-бабаларыбызның батырлыгын беркайчан да онытмыйк. Хәтерне йөрәкләрдә изге итеп саклап, Бөек Җиңүнең нинди бәя белән бирелгәнен беркайчан да онытмас өчен, аны киләчәк буыннарга тапшырдылар. 

Акциядән соң мәдәният хезмәткәрләре бугенге кондэ мэхсус операцияда катнашучы егетлэребезнен әниләре янына бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International