«Без наркотикларсыз тормышны сайлыйбыз! "- профилактик сәгать

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

24 июньдә «Без наркотикларсыз тормышны сайлыйбыз! " дигән профилактик сәгать узды. Клуб мөдире балалар  белән «Без наркотикларга каршы» дигэн әңгәмә үткәрде. Балаларга наркотик матдәләрнең начарлык булуы, аларның кеше организмына зарарлы йогынты ясавы, наркотиклар кулланучыларны нәрсә көтүе, мондый матдәләрне саклау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. «Наркомания нәрсә ул? " темасына презентация карадык.». Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, буш вакытны спортка, китап укуга, кызыксыну белән шөгыльләнүгә, дуслар белән аралашуга багышлау мөһим дигән фикергә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International