15 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре мәчет белән берлектә Курсабаш авылында мөселман балалар сабантуе үткәрделәр. Бәйрәмне авылның имам хатибы Рәдиф хәзрәт ачып җибәрде. Балалар намаз, Коръән сүрәләре укыдылар.
Милли уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм позитив диңгез бүләк итте.
Сабантуй мәйданында бәйрәм кәефе тудырып, музыка яңгырады. Чара кызыклы һәм бай күңел ачу программасына ия булды.«Кашыкта йомырка белән йөгерү», «чүлмәк вату», «Капчыкларда йөгерү»уеннары күңелле һәм дәртле узды.Балалар сабантуе барлык катнашучыларга җәй буе күтәренке кәеф бирде.