Хәтер һәм кайгы көне кешелекнең асылын аңларга, тынычлыкның кадерен белергә өндәп торган моңсу һәм уйландыра торган көн улХәтер һәм кайгы көне кешелекнең асылын аңларга, тынычлыкның кадерен белергә өндәп торган моңсу һәм уйландыра торган көн ул.22 июнь көнне Чәбья-Чүрчи авыл клубында "Хэтерлэудэн курыкма син"дигән чара булып узды. Тематик сәгать Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде. Башта тарихка экскурсия ясалды, аннары бүгенге вакыйгалар турында сөйләнде. Бер минут тынлык Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, безнең тормышыбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алдык, барлык катнашучылар обелискка чәчәкләр салды. Ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем өчен без кайгырабыз. Шулай ук"Хәтер шәме"акциясе дә узды. Авылдашлар, шәмнәр кабызып, Ватан өчен сугышта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар.