"Умники и умницы"-интеллектуальная игра

2025 елның 20 июне, җомга

20 июньдә Сулэ авыл клубында «Умники и умницы» интеллектуаль уены уздырылды. Балалар математика, әдәбият, география һ.б. өлкәләрдә белемнәрен күрсәттеләр. катлаулы сорауларга җавап биреп, уенда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен күрсәттеләр. Күп кенә сораулар җиңел булмады, әмма барысы да биремнәрне уңышлы үтәде. Катнашучылар үзләренең дөньяга карашларын киңәйттеләр, үз мөмкинлекләренә ышанычларын ныгыттылар. "Умники и умницы" уены балаларга шатлык һәм ләззәт китерде , интеллектуаль эшчәнлеккә кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International