8 июнь көнне Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелде. Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Җирлек халкына һәм бәйрәмгә килгән кунакларга районнан килгән вәкил, Татмедиа акционерлык җәмгиятенең “Саба таңнары” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Исмагыйлев Рөстәм Гәбдрәүф улы, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның котлауларын җиткерде. Бәйрәм башында традиция буенча, кыр батырларын, авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләп һәм бүләкләп үттеләр.
Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Халык өчен концерт номерлары белән Фәрид Низамиев, Зәбир Ханов чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән соң, Фазылов Айдар, ә икенче батыр исеменә Нигмәтҗанов Ренат лаек булдылар.