"Россия- минем Ватаным!» - тематик сәгать

2025 елның 13 июне, җомга

12 июньдә илебез  Россия көнен билгеләп үтә.Һәр кеше үзенең башлангычын белергә, үз халкының үткәнен искә алырга, Ватанны яратырга тиеш.

12 июнь көнне Чәбья-Чүрчи авыл клубы һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен " Россия- минем Ватаным!» дигән тематик сәгать үткәрде.

Чарада катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, аны тудырган һәм дәһшәтле елларда саклаган кешеләр, Ватаныбыз белән горурлану турында белделәр.

Чара барышында  презентация  күрсәтелде, алардан балалар символларыбызның тарихын белделәр. Ике башлы бөркет безгә каян килгән, Россия флагы төсләре нәрсәне аңлата һәм дәүләт гимнында нәрсә турында җырлануы турында белделәр.

  Шулай ук балалар «Россия символлары» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, ә аннары рәсми яки рәсми булмаган символларның берсен сайладылар һәм аны буядылар.

Викторинада актив катнашканнары өчен балаларга кызыксындыру призлары тапшырылды. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International