1 июнь көнне Сулэ авыл клубы Курсабаш авыл мәдәният йорты, узешчэн артистларыбыз, авылдашлар белән берлектә Сулэ авылында Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдылар. Сөлге һәм бүләкләр җыю-Сабантуйдан килгән хәбәр кебек. Матур милли костюмнарда гармун, җыр-биюләр белән мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыл буйлап йөрделәр һәм барысын да традицион бүләк җыюда һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармун тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистларыбыз белән бергә биюлэр биеделэр.. Әлбәттә, Сабантуйга бүләкләр алып киләләр иде. Бүләкләр озын колгага бәйлэнде. Биредә традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Ә безнең бәйрәмнең төп бизәге-җигүле ат иде.Җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.