Сабантуй-халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары бергә кушыла. Гасырлар узган, ә бәйрәм безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Биредә киң мәдәни программа, йөгерү , спорт ярышлары, Музыка һәм җырлар күп.
Күркәм традиция буенча Курсабаш авылы янына авыл халкы һәм кунаклар җыелып, язгы кыр эшләре тәмамлануны сабан бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Үткән яңгыр Сабантуй программасына бераз төзәтмәләр кертсә дә, ул бәйрәм кәефен бозмады, чөнки игенчеләр бу чорда яңгырга, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендәге тереклек дымына һәрвакыт шат.
Бөек Ватан сугышында Җиңү елында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү елында уздырыла торган быелгы Сабантуйның тагын бер үзенчәлеге-патриотик юнәлеш. Авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары белән беррәттән, Сабантуйда тыныч хезмәтне яклаучыларны да хөрмәтләделәр.
Тантаналы өлештән соң төрле мәйданчыкларда конкурслар башланды. Өлкәннәр дә, балалар да милли уеннарда һәм спорт ярышларында бик теләп катнаштылар.
Бәйрәм программасы ярышлар, милли көрәш, уеннар, концерт номерлары белән дәвам итте. Сабантуйда катнашучылар нарат күләгәсендәге калкулык итәгендә табигатьнең матур күренешләреннән һәм бәйрәм программасыннан ләззәт алдылар һәм оештыручыларга чиксез рәхмәтле булдылар. Бәйрәмне оештыруда һәм уздыруда Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә катнаштылар.