Безнең авылыбызда 1нче Май бәйрәмнәрендә, балалар,өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Әлеге матур йоланы саклау максатыннан, Кильдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә , балаларны җыеп бәйрәм оештырдылар.Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра. Йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылында узган. Иң мөһиме — ул балаларны берләштерә, татулыкка өнди.Балалар башта өйдән-өйгә йөреп: “Исәнмесез түтәйләр, саламы тавыгың күкәйләр? Безгә бирсән бер күкәй- тавыгың салыр мең күкәй" дип сөрән салалар. Аннары хуҗабикә баланың сумкасына әйбер салгач: “Бал-күкәй, рәхмәт, түтәй!” — дип юлларын дәвам итәләр. Соңыннан бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Халкыбыздагы матур йолаларның өлешчә генә булса да саклануына күңел сөенә. Балаларыбыз аларны күреп калса, киләчәк буынга тапшыра. Мондый йолалар кешеләрне берләштерә, дуслаштыра.Татар йоласы! Балаларның сөенечле йөзләрен күрү нинди бәхет! Аларга карап без шатланабыз!