Сабантуйга бүләк җыю

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Чәбья-Чурчи авылы халкы авылдашыбыз, танылган татар галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин белән горурланып яши.Буген аңа 100 яшь булыр иде

Авылдашыбызны хөрмәтләп Казаннан кайткан кунаклар аның каберенә зиярәт кылдылар, аның турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар

  28 нче май көнне Казаннан кайткан,Сабадан килгән кунаклар белән бергә авылда Сабантуй бирнәсе җыелды.  Ә иң беренче бирнәне олпат язучыбыз Рабит аңа Батулла тапшырды.

  Әбрар аңа үзе дә Сабантуйларга кайтырга тырыша, үзе дә матур бирнәләр таршыра иде. Ә бу көнне аның нигезендә аның әнисе яныннан туганы Әгъләмҗанов Алмаз гаиләсе белән Сабантуйга бирнә алып килгән. Читтә яшәуче авылдашларыбыз да үз нигезләренә гаиләләре белән бергә бәйрәмгә зур бүләкләр алып кайтканнар.

 Биргән жыюны оештыруда булышкан Олы Нырты м/й һәм китапханәсе, Олы Арташ, Килдебәк, Язлы Арташ клубы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 Быел авылда Сабантуйга бирнә җыю  үзенең үзенчәлекле булуы белән авылдашлар күңелендә озак сакланыр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International