"Кайнана"-спектакль

2025 елның 18 мае, якшәмбе

18 май көнне Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, Явлаштау мәдәният йортында "Кайнана" (комедия) спектаклен куйдылар.
Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә. Спектакль алкышлар һәм залның соклануын уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International