1 май көнне Сулэ авылы клубты мөдире балалар белән узебезнен йолаларыбызнын берсен- 1 Май "Йомырка жыю" йоласын үткәрде. Бу йоланың аерым атамасы юк. Татар авылларында язның көтелгән, истә калырлык мизгелләренең берсе-хуҗалыкларда буялган йомырка җыю иде.Хезмәткәрләр балалар белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк йөзе теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балалар өчен тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләделәр. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.