30 апрель көнне Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә Малмыж районы Татар Комбашы авылында "Кайнана" (комедия) спектаклен куйдылар.
Комедиянең вакыйгалары гади генэ гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул Безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, шулай ук геройлар образларында мавыктыргыч матур табышлары булган спектакль алкышлар һәм залның соклануын уятты.