29 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән “Яшьлегем чишмәсе” нә җәяүле сэяхэт оештырдылар. Экскурсия башланыр алдыннан балалар белән экскурсия вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм чишмә янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладык. Чишмә янында балаларны чишмә барлыкка килү тарихы һәм җирле ландшафтның үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Чишмәдән су даими, тыныч агым булып чыга һәм Кече Мишә елгасына коя. Җирлек матур зур калкулыклы рельефы белән аерылып тора. Бу чишмәдә су бик тәмле. Чишмәдәге суның күләме һава шартларына бәйле, коры, эссе һава шартларында суның күләме бик нык кими. “Яшьлегем чишмәсе” экологик чиста су чыганагы гына түгел, Яңа Мичән авылының бизәге дә булып тора, авылның табигать ландшафтының эстетикасын арттыра. Балаларга чишмә суының кайдан чыгуын, аның ни өчен файдалы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык булды.
Балалар чишмәнең ничек акканын күзәттеләр, рәхәтләнеп чишмә суын татып карадылар. Мондый максатчан экскурсияләрне оештыру су чыганакларына һәм туган якның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт уятырга мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген ел дәвамында күзәтү балаларда күзәтергә, сораулар бирергэ, фикер йөртергә, сөйләргә теләк тудыра.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }