26 апрель көнне балаларга гаделлек, кыюлык һәм шәфкатьлелек өйрәтүче акыллы һәм игелекле әсәрләр авторы- бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Тукай эзләре буйлап" исемле чара оештырдылар. Балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормыш юлы һәм бай әдәби мирасы турында белделәр. Балалар «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләре белән таныштылар. Очрашуның якты мизгеле «Тукайның персонажлары буенча әсәрен тап» дигән викторина булды. Моннан тыш, балалар үзләре теләп шигырьләр сөйләделәр, аларның мәгънәсен аңлаттылар һәм геройларга характеристика бирделәр. Бу аларга Тукай әсәрләрендәге әхлакый дәресләрне тирәнрәк тоярга ярдәм итте.
Чара татар халкы гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Мондый очрашулар балаларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмый, аларда туган мәдәниятне ярату тәрбияли, игелекле һәм гадел булырга өйрәтә.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }