26 апрель көнне татар халык язучысы Габдулла Тукайның туган көненә Чәбья-Чурчи авыл клубында «Г.Тукай әкиятләре буенча сәяхәт» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балаларга яраткан әкият геройларының иллюстрацияләре тәкъдим ителде. Татар шагыйренең иҗади мирасы мәңгелек кыйммәткә ия. Аның гаҗәеп поэмалары, әкиятләре, шигырьләре күп буын укучыларына ошый. Шагыйрь әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнәләр.
Чарага «Тукай әкиятләре дөньясында» дигән иллюстрацияләр күргәзмәсе оештырылды, бөек шагыйрьнең балалар өчен язылган «Су анасы», «Шүрәле» әсәрләре тәкъдим ителде, китапларга күзәтү ясалды