Г. Тукай- татар халкының бөек шагыйре. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле, зирәк һәм игелекле. Матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Укучыларның күңеленә иман, өмет, хыяллар салалар, шатлык һәм илһам китерәләр.
24 апрель көнне Чәбья-Чурчи авыл клубында "Тукай-сүнмәс йолдыз ул" дигән тематик кичә булып узды. Авылдашлар Г.Тукай әсәрләре буенча викторинада катнаштылар, балалар Тукай шигырьләрен укыдылар. Чара азагында татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры башкарылды