«Дембель альбомын караганда...» -интеллектуаль-патриотик сәгать.

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү һәм Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Дембель альбомын караганда...» дигэн интеллектуаль-патриотик сәгать үткәрде Чараның беренче өлеше Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган иде. "Патриотлар" һәм "Йолдыз" командалары интеллектуаль ярышта очрашты. Алар авыр дәвернең атаклы шәхесләрен искә төшерделәр. Укучылар кызыклы сорауларга мавыгып җавап бирделәр, һәрбер дөрес җавап командага очколар китерде.

Чараның икенче өлешендә балаларга «Дембель альбомын караганда...» дигән гадәти булмаган күргәзмә тәкъдим ителде. Дембел альбомнары - уникаль һәм инде юкка чыккан күренеш. Вакыт-вакыт аны китап киштәсеннән алалар һәм ашыкмый гына,армия хезмәте авырлыкларын, нык дуслыкны һәм итекле елларын искә төшереп, фоторәсемнәр карыйлар. Дембел альбомы - кулъязма китаплар категориясенә караган универсаль биографик сәнгать документы. Балалар өчен - Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән бабалары һәм әтиләренең тарихын чагылдыру да.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International