12 апрель-Космонавтика көне-космоска беренче очучыга багышланган бәйрәм. Бәйрәм 1962 елда гамәлгә куелган, ә 6 елдан соң ул халыкара статус алган - "авиация һәм космонавтика көне",ул әлегә кадәр ел саен билгеләп үтелә һәм Россиядә генә түгел. 11 апрель көнне Курсабаш китапханәсе, Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Курсабаш интернат-мәктәбе балалары өчен "Йолдызларга китаплар аша"космик сәяхәт үткәрделәр. Чара барышында балалар космосны үзләштерү тарихы, очучы-космонавтлар белән таныштылар,космик станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр, Юрий Гагарин турында кызыклы фактлар белделәр.Балалар космик табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.Китап күргәзмәсе әзерләнде.