"Йолдызларга китаплар аша" -космик сәяхәт

2025 елның 11 апреле, җомга

12 апрель-Космонавтика көне-космоска беренче очучыга багышланган бәйрәм. Бәйрәм 1962 елда гамәлгә куелган, ә 6 елдан соң ул халыкара статус алган - "авиация һәм космонавтика көне",ул әлегә кадәр ел саен билгеләп үтелә һәм Россиядә генә түгел. 11 апрель көнне Курсабаш китапханәсе, Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Курсабаш интернат-мәктәбе балалары өчен "Йолдызларга китаплар аша"космик сәяхәт үткәрделәр. Чара барышында балалар космосны үзләштерү тарихы, очучы-космонавтлар белән таныштылар,космик станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр, Юрий Гагарин турында кызыклы фактлар белделәр.Балалар космик табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.Китап күргәзмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International