7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу үзенең иминлеге, сәламәтлеге һәм рухи ныклыгы турында кайгыртучы һәркем өчен мөһим бәйрәм.
Сәламәтлек-безгә табигать бүләк иткән кыйммәтле әйбер. Һәм моның белән бернәрсә дә: байлык та, җәмгыятьтәге дәрәҗә дә, дан да чагыштырыра алмый. Кеше яшь чагында сәламәтлеген сакларга тиеш.
Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 8 апрель көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер Арикиева Рушания белән «Безнең юл-сәламәт яшәү рәвеше» дигән тематик сәгать үткәрелде. Очрашу дустанә шартларда узды. Медицина хезмәткәре белән очрашуга урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар чакырылган иде. Сәламәтлек саклау хезмәткәре белән очрашу сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланган иде. Рушания Сөләймановна «Диспансеризация» нең нәрсә икәнен сөйләде, гигиена нормаларын һәм сәламәт яшәү рәвешен үтәүнең мөһимлеген, салкын тию авыруларын кисәтү ысулларын искә төшерде. Китапханәче Хәсәнова Е.В. һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында сөйләде. Теләге булган һәркем сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану әдәбияты белән кызыксынып танышты. Шулай ук Дәүләтшина А. белән әңгәмә дә булды, анда ул сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтен белдерде.