1 апрель-шаяру, көлү һәм яхшы кәеф көне. Бу көнне барысы да күңел ача һәм шаярта. Игелекле, күңелле көлү-ул искиткеч витамин һәм тормышның иң куәтле, иң кыйммәтле эликсиры. Бәйрәмгә килгән балалар бу көнне күңелле һәм шат күңел белән билгеләп үттеләр. Шаян клоун Клепа һәм аның дуслары күңелле итеп вакыт уздырдылар. Алар үзләре белән кызыклы конкурслар, кызыклы эстафеталар, ялкынлы шаяртулар, көлкеле викторина һәм дәртле биюләр алып килделәр. Балалар бик теләп табышмакларны чиштеләр, «стакан җыеп ал», «фикерләреңне бел», «кем өлгер» һәм башка кызыклы конкурсларда актив катнаштылар.