"Балалар белән бильярд уеннары" - спорт ярышы

2025 елның 30 марты, якшәмбе

  Күпчелек кешеләр өчен уен дуслар даирәсендә вакытны яхшы үткәрү һәм эш көненнән соң ял итү ысулы булып тора. Бильярд өстәле артында актив ял итү рәхәтлек китерә, якты тәэсирләр бирә, мавыктыргыч көрәштә көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга ярдәм итә.

 Язгы каникул көннәрендә 26 март көнне Чабья-Чручи  авыл клубында балалар белән бильярд уеннары оештырылды.  Балалар бу мавыктыргыч уенны уйнарга яраталар. Бильярд аларны белем алу мөмкинлеге белән җәлеп итә. Балаларга уенның яңа техникасын өйрәнү, хәрәкәтләрнең төгәл һәм координациясен, тиз реакцияне эшләү, шулай ук сабырлыкка һәм салкын канлылыкка өйрәнергә ошады. Уен барышында алар кызыклы аралаштылар, бер-берсеннән өйрәнделәр һәм вакытларын кызыклы уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International