"Электрон сигарет-файдамы эллэ зыянмы?"-энгэмэ

2025 елның 9 марты, якшәмбе

9 март көнне Сулэ авыл клубында «электрон тәмәке-файдамы әллә зыянмы?»дигән профилактик әңгәмә булды. Электрон сигарет җитештерүчеләрнең максаты ләззәт иллюзиясен булдыру, ә моның өчен гади сигаретларга да ясалма рәвештә өстәлә торган шул ук химик кушылмалар кулланыла. Барыннан да элек, никотин көчле ияләшү уята һәм, барысына да өстәп, көчле нейротоксин, ягъни агу булып тора. Һәм бу һич тә арттыру түгел!
Чара барышында мөдир авыл клубына килүчеләргә электрон сигаретларның начар тәэсире һәм тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар вейп Нәрсә ул?дигән сораулар буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Вейп гади тәмәкедән нәрсә белән аерыла? Вейп тартуга бәйле булырга мөмкинме?
Балалар бу темага зур игътибар бирделәр, сораулар бирделәр, ә соңыннан кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International