"Ватанны саклаучылар"-патриотик энгэмэ

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

27 мартта Сулэ авыл клубында "Ватанны саклаучылар"дигән патриотик юнәлештәге әңгәмә узды.Чараның максаты-илебез тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, «Ватан» төшенчәсен формалаштыру һәм конкретлаштыру, аңа үз мөнәсәбәтеңне аңлауны; Россия халкының мәдәни һәм тарихи бердәмлеге һәм аны саклауның мөһимлеге турында күзаллауны формалаштыру.
Чарада Махсус операциянең әһәмияте, сугышчан ситуацияләр, туган илгә һәм ватандашларга карата зур мәхәббәт, туганнарны һәм якыннарны яклау теләге, якташларыбызның, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сүз барды.
Балалар чын геройларның янәшә яшәвенә, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең чын кеше һәм үз иле гражданины сыйфаты булуына инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International