Нэуруз бэйрэме

2025 елның 23 марты, якшәмбе

23 март көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, Нәүрүз бәйрәме оештырылды.
Нәүрүз-язгы көн-төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме. "Нәүрүз бәйрәме " -тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын.
Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Кыш Бабай үз хакимиятен тапшырырга теләмәде,нәтиҗәдә Кыш бабай урынын Яз хужасы– Нәүрүзгә бирде . Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды."Карга боткасы" белән чәй эчү оештырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International