“Нәүрүз” бәйрәме

2025 елның 23 марты, якшәмбе

Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм, ул төрки халыкларының кояш календаре буенча яңа ел бәйрәме, яз аеның көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә.  Фарсы телендә “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме.

22 март көнне Чабья-Чүрчи авыл клубында  “Хуш киләсең, Нәүрүз” исемле бәйрәм үтте. Чарада катнашучылар бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Традиция буенча тәмле ботка әзерләнде, чәй өстәле һәм концерт программасы оештырылды. Үзешчәннәр үзләренең матур җырларын, шигырьләрен һәм биюләрен бүләк иттеләр.  Нәүрүз бәйрәме бар кешенең күңеленә хуш килде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International