"Нарат" боз сараена культпоход

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Балаларны зур спорт традицияләренә җәлеп итү, шулай ук балалар спортын популярлаштыру максатыннан 26 гыйнварда Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нарат" боз сараена культпоход оештырдылар. Тимераякта шуу - ләззәт! Тәҗрибә булмаган очракта да,бик күңелле итеп вакыт уздырырга мөмкин. Моннан тыш, мондый сәяхәтләр сәламәтлекне ныгыталар, сәламәт яшәү рәвешенә күнектерәләр, физик сыйфатларны һәм күнекмәләрне үстерәләр, ә иң мөһиме, балаларны һәм өлкәннәрне якынайталар, үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек атмосферасын тудыру өчен менә дигән мөмкинлек бирәләр. Вакыт күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы узды. Балалар һәм өлкәннәр бик күп уңай хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге һәм якты тәэсирләр алдылар.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International