«Кич утыру»

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Әле берничә дистә ел элек кенә кич утырмаган авыл юк иде. Мондый «кичәләргә» бер авылдан гына түгел, күрше авыллардан да килгәннәр. Анда танышканнар, аралашканнар, файдалы эш белән шөгыльләнгәннәр: кемдер эрләгән, кемдер чиккән яки бәйләгән. Шул ук вакытта җырлар җырлаганнар, төрле вакыйгалар сөйләгәннәр, күп шаяртканнар һәм көлгәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. 25 гыйнварда халыкны мәдәнияткә тарту, тарихка мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, ата-бабаларыбыз традицияләренә, эстетик зәвык формалаштыру максатларында Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кич утыру» оештырдылар. Борынгы замандагы кебек үк, хатын-кызлар да кул эше белән шөгыльләнделәр - бәйләделәр, чиктеләр. Эшсез утырмадылар. Ә аннары эшне куеп торып чын күңелдән җырладылар, шаярдылар, төрле тарихлар сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, рецептлар белән уртаклаштылар. Йорт хуҗабикәсе Рәзилә апа үзенең соңгы кул эше -урындык япмаларын күрсәтте. Әзер эшләнмәләр барысына да бик ошады, чөнки кул эше һәрвакытта да күбрәк бәяләнә, индивидуаль булу символы һәм яхшы зәвык билгесе булып тора. Кич утыру чәй табыны артында дәвам итте. Чәй эчеп утырганда, рәхәтләнеп балачакларын искә төшерделәр, яшь чакта, үзләрен дә күрсәтү, башкаларны да күзәтү, такмак әйтешу, халык җырларын җырлау, күңел ачу өчен, утырмаларга ничек килүләре турында искә алдылар. Бу кичтә күңелле аралашу өчен җыелган катнашучылар яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр һәм рәхмәт сүзләре белән таралыштылар. Кунаклар да, хуҗалар да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдылар.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International