Кыш - күңел ачу өчен искиткеч матур ел вакыты! Балалар кышны бик яраталар һәм көтеп алалар. Кыш җитү кар белән уйнау мөмкинлеге белән бәйле бит. Саф һавадагы уеннар сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы. 19 гыйнвар көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән таудан чаналарда һәм ватрушкаларда шууы оештырдылар. Кышкы җылы һава торышы, яхшы кәеф рәхәтләнеп ял итәргә ярдәм итте. Балалар тау шудылар, уйнадылар, көлештеләр, шаярдылар. Яңакларда алсулык, күзләрендә шатлык, йөзләрендә бәхетле елмаю - саф һавада ял итү нәтиҗәсе! Тау шуып аргач балалар кайнар чәй, коймак белән сыйландылар. Балалар барысы да канәгать калдылар, уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }