2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу безнең илне саклаганнарга һәм саклаучыларга хөрмәт билгесе. Бу ел безгә Ватан сакчыларының батырлыгы белән сакланучы тарихи хәтернең һәм ил кыйммәтләренең мөһимлеген аңлата. Югары Шытсу мәдәният йортында 9 январьда үткән “Ватанны саклаучылар елы” дигән мәгълүмат сәгате нәкъ шушы турыда сөйләшүдән башланды. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз турындагы папка белән таныштылар, шулай ук бабаларының Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы, батырлыклары турында сөйләштеләр.