Экологический час «Сохраним родную природу" в Кильдебякском СДК

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ел саен 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу – бик мөһим көн, аның максаты булып табигатьне дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә саклау кирәклеген искә төшерү тора.

9  гыйнвар көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче  белән берлектә, балалар өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Туган табигатебезне саклыйк» дигән темага  экологик   сәгать үткәрделәр. Балаларга  сирәк һәм кыйммәтле үсемлекләр, хайваннар, табигатьнең уникаль участоклары, мәдәни кыйммәтләре саклана торган парклар турында сөйләделәр. Алар хайваннар дөньясындагы  җәнлекләрне  мавыктыргыч викторинада  актив катнашып белә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International