3 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты ёщм китапханәсе хезмәткәрләре “Кар королевасы патшалыгында” дигән балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм Кар королевасының котлавы һәм уеннары белән башланып китте. Ә Кыш бабай белән Кар кызы, клоун килгәч, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, әйлән – бәйлән ясадылар, “Теләкләр шары”, “Яңа ел флешмобы”, “Йолдызчык” һәм башка уеннар уйнадылар. Бәйрәмнән барысы да канәгать калып, бүләкләр һәм шәп кәеф белән таралышты.