Әңгәмә “ Начар гадәтләрдән сак булыйк!”

2024 елның 2 ноябре, шимбә

2 ноябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Зарарлы гадәтләрдән сак булыйк” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде .Чара башында балалар гадәтнең нәрсә икәнен ачыкладылар? һәм кеше гадәтләрен икегә бүлделәр: файдалы һәм зарарлы. Файдалы гадәтләргә шәхси гигиена, көн режимы, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм башка яхшы эшләр һәм гамәлләр кертелде. Бу гадәтләр сәламәтлекне ныгыта. Начар гадәтләргә сәламәтлеккә зыян китерүчеләрне: уеннар уйнау, тәмәке тарту, токсикомания, алкоголь һәм наркоманияне керткәннәр. Наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тартуга аеруча зур игътибар бирелде. Әңгәмә аралашучан һәм бик яхшы шартларда узды. Соңыннан балалар бергәләп теннис уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International