12 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында Гаилә елы уңаеннан “Буыннар чылбыры – гаилә ядкәре” район фестиваленең зона туры узды. Үзләренең Нигъматҗан бабай нәселен Елыш авылыннан Рамазановлар гаиләсе тәкъдим итте. Бу нәселнең ир-атлары элек электән хезмәт сөючәнлек, нык характерлы, ярдәмчел, ә хатын-кызлары – зирәклек, кул эшләре белән аерылып торган. Буыннан буынга умартачылык, декоратив-гамәли сәнгать буенча белем һәм тәҗрибә күчеп килә. Чәй һәм дару үләннәре җыю да бу нәселнең дәвамлы шөгыле. Рамазановлар гаиләсе хөкемдарлар һәм тамашачылар игътибарына үзләренең гаилә ашлары, милли ризык, гаилә ядкәрләре, кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим итте, нәсел шәҗәрәсе, аны төзү өчен каян мәгълүмат туплап булуын сөйләде. Гаилә үзенең 8 буынын ачыклаган. Анда буыннар бәйләнеше, борынгы әби-бабаларының, туганнарының тарихы, тормышы, эшчәнлеге чагылыш таба. Бәйрәмдә үзләренең генеалогик агачы турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп Айдар Рамазанов сөйләде. Әниләре Нәзирә апа яраткан шигырен укыды. Аңа 84 яшь. Бүген дә тегә, чигә, үләннәр җыя, газета - журналлар укый, кроссвордлар чишә. Бәйрәмгә аның туганнары, балалары, онык-оныкчыклары җыелды. Нигъматҗан нәселен барлау буенча бик зур эш башкарылган. Генеалогик агачта 876 кеше. Сәхнәдә театраль күренешләр, музыкаль номерлар аша гаилә династияләре, кыйммәтләре, тарихи фактлар күрсәтелде. Нигъматҗан нәселенең тормыш юлы яшьләргә үрнәк алырлык, балаларга тормыш дәресе булды. Йомгаклау сүзе белән мәдәният бүлегенең әйдәп баручы методисты Садриева Г.Ш., авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. чыгыш ясадылар. Чара чәй табыны артында туганнарның җанлы әңгәмәсе белән тәмамланды. Һәркемнең кәефен күтәрерлек, җылы истәлекләргә бирелерлек якты очрашу булды. Чара Түбән Шытсу авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм бюджет оешмалары тарафыннан оештырылды.