«Деревенские посиделки» Кильдебякский СДК

2024 елның 10 августы, шимбә

Татар халкы үзенең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән кызыклы һәм уникаль. «Кич утыру»йоласы халык арасында шундый яратканнарның берсе булып тора. Элек - электән авыл хатыннары, кичләрен бер өйгә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр: кызлар бирнәгә сөлге, ашъяулык, пәрдә һәм яулык чигәләр, ә өлкәнрәк хатыннар яулык, оекбаш, бияләй бәйлиләр. Шунда ук төрле уеннар оештырдык, җырладык һәм биедек.

Килдебәк мәдәният йорты  "Умырзая" клуб формированиесе членнары 10 август көнне «Кич утыру» фольклор куренеш үткәрелде. Чара барышында катнашучылар үзләренең яшьлек утырышларын, уеннарын, җырларын һәм биюләрен искә төшерделәр. Сөйләшүләр җылы шартларда самовар янындагы өстәл янында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International