«Тылсымлы кыңгырау»туристик маршруты буенча экскурсия

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

31 июль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тылсымлы кыңгырау»туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Маршрут программасы танып белү, күңел ачу һәм иҗади иде. Беренче эш итеп балалар һәм аларны озата баручы өлкәннәр Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, урман хуҗалыгы үзәгендә алар Кызыл калфак белән очраштылар, Убырлы карчыкның биремнәрен үтәп квест үттеләр һәм мәдәният йортында урнашкан Тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач савыт-саба ясау буенча иҗади остаханә, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау да экскурсиянең искиткеч мизгелләре булды. Яшь туристлар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерделәр, вакытларын бик яхшы уздырдылар. Яңа маршрутны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. (Катнашу.-14. Керем 5600. ПК буенча 16 билет, Урман музее - 1400)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International