Торжественный митинг в Кильдебякском СДК

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылында  сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә, тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. 

   Бәйрәмне мәдәният йорты  хезмәткәрләре ачып җибәрделәр,  аннан соң бәйрәм укучыларның  Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – И.Т.Хузин, бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International