Рәсемнәр күргәзмәсе «Безнең тату гаилә»

2024 елның 14 апреле, якшәмбе

Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе.Гаилә – безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, бу: якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәткә өйрәнәбез.

14 апрель көнне, Гаилә елы кысаларында, Юлбат мәдәният мөдире  «Безнең тату гаилә» исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырды. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, яшь буында әхлакый, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен формалаштыру, ата-аналарга һәм аларның гаиләсенә хөрмәт һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелде. Күргәзмәдә катнашучыларыбыз үзләре ясаган рәсемнәр күрсәтелде. Һәрбер рәсем үзенчәлекле, ул баланың үз гаиләсенә карашын һәм андагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра; балаларның рәсемнәрен карап, уңай эмоцияләр аласың.

Балалар бик тырыштылар, чөнки һәр бала өчен аның гаиләсе иң яхшы, иң күңелле, иң татуы! Конкурска тәкъдим ителгән рәсемнәр балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтә. Һәрбер рәсемдә без “гаилә” сүзенә хөрмәт белән карауны күрдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International