8 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне һәм Гаилә елы уңаеннан Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче, Туктар авыл китапханәчесе, Мәртен авыл клубы мөдире, "Җырлыйк әле" дип исемләнгән музыкаль шоу-программа үткәрделәр. Катнашучылар музыка композициясен белүдә үзара көч сынаштылар һәм үзләренең вокал буенча сәләтләрен күрсәттеләр. Программа өч этапта, уен формасында үтте, һәр этапта төрле буын кешеләре катнашты. Программаның мөһимлеге шунда ки, катнашучылар халык композицияләрен тере тавышка башкардылар. Шоу-программа тамашачыга бик ошады, һәм аларда халык музыкасына зур кызыксыну уятты.