«Туган тел, минем белән дус бул» исемле фольклор сәгате

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Тел - мәдәниятнең бик зур өлеше, аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Һәр халыкның үз теле кадерле. Барлык телләрне тану һәм хөрмәт итү дөньядагы телләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. 21 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Туган тел, минем белән дус бул» исемле фольклор сәгать үткәрделәр.

 Чарада мөдирләр катнашучыларга туган тел, аның байлыгы һәм кабатланмас булуы, туган ягыбызның ничек кадерле , гүзәл булуы, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Тәкъдим ителгән уен - викторина «мәкальне тәмамла» кызыклы булды. Катнашучылар мәкаль һәм әйтемнәрнең ахырын белергә тиеш иде.  Балалар бик күп мәкальләрне беләләр икән, шуңа күрә аларга аукционда катнашырга бик җиңел булды. Иң катлаулысы - ишарәләр һәм мимикалар ярдәмендә мәкальне тасвирларга кирәк булган бирем, ләкин балалар бу биремне дә үтәделәр. Чара «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

«Туган телем-иркә гөлем» дигән китап күргәзмәсе, «Халкыбызның күңел җәүһәрләре» дигән тематик күргәзмә оештырылды һәм «И туган тел» -стенгазета чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International