12 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клубы әгъзаләре белән – «Хезмәт кешене бизи» дип исемләнгән кул эшләренә багышланган кичә оештырдылар. Кул эшләре-ул иҗат, фантазия очышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, күңел һәм йөрәк өлеше өстәлә. Чарада үзләренең иҗади эшләренә "мактау" ясадылар, башка осталарның эшләре белән илһамландылар, үз һөнәри осталыкларын булдыру серләре белән уртаклаштылар. Ахыр чиктә, теләсә нинди шөгыль безгә шатлык китерә, көч бирә һәм яшьлек өсти, димәк, озын бәхетле гомер! Үз эшләрендә осталык, сабырлык, тырышлык һәм пөхтәлек күрсәттеләр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр экспонат үзендә күңел җылысы, мәхәббәт һәм илһам алып килә. Күргәзмәдә катнашучыларның барысына да алтын кулларыгызның иҗат җимешләренә соклану мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәбез. «Тылсымлы куллар-иҗат җимешләре» дигән тематик күргәзмә һәм китап күргәзмәсе куелды.