27 гыйнварда ел саен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне (1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцимдагы нацистлар концлагере тоткыннарын азат иттеләр - хәзерге Польша территориясе). Бөтен дөньяда Холокост корбаннарын искә алган бу истәлекле көне уңаеннан, 26 гыйнварь көнне Юлбат мәдәният йортында яшь буынга геноцидның мәгънәсезлеген , рәхимсезлеген искә төшерергә булдылар, мәдәният йорты мөдире стена газетасын чыгарды һәм «Онытырга хокук юк» дип исемләнгән мәгълүмат көне үткәрде.
Чарада катнашучылар стена газетасы материалларын караудан яһүд халкының фаҗигасенең килеп чыгышы , аның масштабларын ачучы документлар карап, төрле илләрдә билгеләп үтелә торган милли түземсезлек күрсәтүнең башка формаларын искә алу көннәренең күптөрлелеге турында белделәр.