30 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яңа ел өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле «Яңа ел белән!» исемле театральләштерелгән программа әзерләделәр һәм уздырдылар. Кереш өлештә Яңа елга һәм 2024 елда Гаилә елына багышланган сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Тулы зал арасында отышсыз лотерея үткәрелде. Яшь талантлардан торган күңелле музыка, яхшы кәеф, кызыклы күренешләр, театральләштерелгән тамашалар, Кыш Бабайдан котлаулар, яхшы теләкләр, Кар кызы һәм Аждаһа, Куян һәм Клоун бәйрәмдә катнашучыларның барысына да , тамашачыларга ел буена дәрт , көч-куат, ышаныч бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев авылдашларны котлап, кереш сүзеннән соң музыкаль бүләге белән куандырды. Бәйрәм дәвамында алып баручылар кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрделәр, ә авылдашлар һәм кунаклар тамашачылар гына булып утырмадылар, төрле конкурсларда да актив катнашып, яңа ел бүләкләренә ия булдылар.