Халыкара инвалидлар көне бөтен дөньяда ел саен билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы кысаларында 7 декабрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл китапханәчесе белән берлектә инвалидларның өйләренә барып «Душу исцелит добро» - исемле мәрхәмәтлелек сәгате уздырдылар. Алар тарафына бик күп җылы сүзләр яңгырады, музыкаль номерлар башкарылды. Һәрберсе белән әңгәмә корылды, күчтәнәч пакетлар биргәндә алар аеруча сөенделәр. Аларның һәрберсенә сәламәтлек һәм бәхет теләп саубуллаштык. Мондый очрашулар инвалидларның йөрәгендә бары тик җылы һәм шатлыклы мизгелләр генә калдыра. Мондый кайгырту тормышның аерылгысыз өлеше булып тора һәм кешеләргә тормышларына ышаныч бирә, алар үзләренең кирәкле булуларына сөенеп, рәхмәтләрен җиткереп калалар.