2 декабрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Пусть доброта согреет ваши души» исемле тематик сәгать үткәрделәр. Чараның геройлары булып Фәнис Яруллин һәм Рөстәм Нәбиев булды. Мәдәният хезмәткәрләре Фәнис Яруллинның авыр тормыш юлы турында сөйләде, язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Яшьләр язучының китаплары белән бик теләп таныштылар.
Шулай ук «Бөртекләп җыелган гомер» китабы белән таныштырылды, китапның авторы язучы Дания Нәгыйм, ә автордашы-китап герое, десантчы Рөстәм Нәбиев. Рөстәм Нәбиев-2015 елда Омск өлкәсендә солдат казармасы җимерелгәндә исән калганнарның берсе. Ул вакытта 24 кеше һәлак булган. Рөстәм ике клиник үлем, җиде көн кома, 16 операция, 40 көн реанимация, 11 ай госпитализацияләү кичергән. Исән калырга насыйп булса да, егет ике аягын да югалта. Бу китапта Рөстәм үзенең фаҗигале язмышы турында сөйли. Үз фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаша. Авыр сынауларга карамастан, ул үз мөмкинлекләренә, көченә ышанычын югалтмый, өйләнә, кызлары туа.
Чара ахырында барлык катнашучыларга ныклы сәламәтлек, алга таба укуларында, тормышларында уңышлар теләделәр.